Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Трассада – газчылар

"Лениногорскгаз" идарәсендә узган чаңгы ярышларында 9 команда катнашты. Ир-атлар 1,7; хатын-кызлар 1,2 километрлы дистанциягә йөгерде. Спорт сөючеләрне идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Уңышлар теләп, җиңүчеләрнең шәһәркүләм үтәчәк шундый ярышларда предприятие данын яклаячаклары турында әйтте. Иң беренче булып, чаңгы трассасына хатын-кызлар чыкты. Тиешле араны узганнан соң, старт сызыгына ирләр басты. Җиңүчеләр...

"Лениногорскгаз" идарәсендә узган чаңгы ярышларында 9 команда катнашты. Ир-атлар 1,7; хатын-кызлар 1,2 километрлы дистанциягә йөгерде.

Спорт сөючеләрне идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Уңышлар теләп, җиңүчеләрнең шәһәркүләм үтәчәк шундый ярышларда предприятие данын яклаячаклары турында әйтте.
Иң беренче булып, чаңгы трассасына хатын-кызлар чыкты. Тиешле араны узганнан соң, старт сызыгына ирләр басты. Җиңүчеләр үзләрен озак көттермәде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: I урынга - составына В.Звягинцева, Л.Серикова, Р.Кәримов һәм М.Фәттахов кергән идарә итү аппаратының беренче командасы чыкты. Көмеш медаль иясе, составына Л.Петрова, Н.Алтунина, Л.Веткасов, Д.Галиев кергән идарә итү аппаратының икенче командасы булды. Җир асты газүткәргечләр командасы бронза медаль алды. Аның өчен көндәшләр белән Т.Тарасова, Е.Максимова, Л.Шакиров һәм С.Есипов ярышты. Җиңүчеләр «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте күләмендә үтәчәк кышкы спартакиадада катнашу хокукына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев