Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Заманча система кулланып

Шәһәребездә нефть объектларын саклау белән дистәдән артык җәмгыять шөгыльләнә. Шуларның берсе һәм иң эресе - "Витязь" шәхси сак предприятиесе. Тиздән ул үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. "Витязь" җәмгыятенең оешу тарихы, үткәне һәм бүгенгесе турында алдагы мәкаләдә. Җәмгыятьнең директоры - Вадим Юрьевич Коробков. Биредә ул сак предприятиесе оешкан беренче көннән...

Шәһәребездә нефть объектларын саклау белән дистәдән артык җәмгыять шөгыльләнә. Шуларның берсе һәм иң эресе - "Витязь" шәхси сак предприятиесе. Тиздән ул үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. "Витязь" җәмгыятенең оешу тарихы, үткәне һәм бүгенгесе турында алдагы мәкаләдә.

Җәмгыятьнең директоры - Вадим Юрьевич Коробков. Биредә ул сак предприятиесе оешкан беренче көннән бирле җитәкчелек итә. Үзе таләпчән, гадел һәм намуслы булган кебек, нәкъ шундый сыйфатларның хезмәткәрләрендә булуын мөһим итеп саный ул. 1997 елда оешып, "Витязь" шәхси сак предприятиесе, нигездә, нефть компанияләренә хезмәт күрсәтә. Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, предприятие хезмәткәрләре Самара, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре объектларын да саклау белән шөгыльләнә.
Җәмгыятьтә 2 мең 600дән артык хезмәткәр эшли. Барысы да югары яисә урта-махсус белемле. Югары квалификацияле әлеге персонал махсус физик күнекмәләргә ия. Шуңа да ел саен үткәрелүче һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулап, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Яшьләр өчен биредә йорт җиһазлары сатып алу, югары белем алу өчен кредитлар, санаторийларга юлламалар бирелә. Кырларда урнашкан нефть скважиналарында, ЦДНГ, ГЗУ, ДНСларда, стационар объектларда, промышленность зоналарында саклау эше сак хезмәткәрләре тарафыннан техник җиһазлар һәм дистанцион күзәтү ярдәмендә башкарыла. Нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, объекттан хәбәр 5-10 секунд эчендә дежур частена килеп ирешә. Дежурлар әлеге ноктага объектка якын булган экипажны тикшерүгә җибәрә.
Башка шәхси сак предприятиеләрендә кебек үк, "Витязь"ның да матди базасы, автомобиль паркы, спортзалы бар. Шәхси состав үз эшендә заманча һөнәри радиоэлемтә, видеокүзәтү, GSM элемтә каналы, GPS/ГЛОНАСС ярдәмендә навигация системаларын киң куллана. Аларның урнаштырылуы заказчы объектларында урлау очракларын киметергә мөмкинлек бирә. Объектларны саклау эше белән сакны оештыру бүлеге шөгыльләнә (отдел организации охраны). Аның начальнигы - Руслан Алегович Сәетов.
Сак эшен оештыруда оператив мәгълүматның, барлык төр сак бүлекчәләренең координациясе зур роль уйный. Әлеге вазифага Руслан Сәетов быелның 10 гыйнварында билгеләнгән. Моңа кадәр биредә бүлек начальнигы урынбасары, стационар постларны саклауны оештыру буенча инструктор, сак хезмәткәре булып эшләгән. Азнакай шәһәрендә дә эшләргә туры килә аңа. Анда Руслан сак бүлеге начальнигы вазифаларын башкарган.
Үзенең хезмәт юлын гади шофер буларак башласа да, җитәкче вазифасына күтәрелеп, эшне дөрес оештыра алуы белән башкалардан аерылып тора. Предприятие директоры Вадим Юрьевич Коробков та аның турында бары уңай фикердә генә.
- Эшкә бирелеп, беренче көннәрдән үк үзенең сәләтен күрсәтте ул. Гади сак хезмәтеннән бүлек начальнигы вазифасына кадәр күтәрелүе моның ачык мисалы, - ди ул.
Русланның эшкә сәләте, күнекмәләре, бәлки, Армия сафларында хезмәт иткән чаклардан киләдер. Кавказда, сигез ай кайнар нокта - Чечня Республикасында махсус отрядта (отряд специального назначения) хезмәт иткән ул. Хезмәте өчен "За отличную службу" II дәрәҗә күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Тумышы белән Руслан - Лениногорск шәһәреннән. Аның әтисе дә эретеп ябыштыручыдан башлап, мастер, аннан бүлек начальнигына кадәр күтәрелгән. Әнисе шәһәрдәге конструктор бюросында әйдәп баручы белгеч булып эшләгән.
- Бүгенге уңышларым белән мин, иң беренче чиратта, әти-әниемә рәхмәтлемен. Саф сулы, чиста һавалы, яшеллеккә төренгән Лениногорскида дөньяга китереп, мине белемле итүдә үзләреннән гаять күп көч куючылар - нәкъ менә алар. "Витязь" да миңа үсәргә мөмкинлек бирде. Эшкә килеп урнашканнан соң, укырга кердем һәм югары белемне монда эшләгәндә алдым, - ди Руслан тыйнак кына, уңышлары белән бүлешеп.
"Витязь" сак предприятиесенең тотрыклы эше аның хезмәт күрсәтү базарында югары рейтингка ия булуыннан килә. Халыкара ярышларда катнашып, призлы урыннар алуы - моның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев