Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Газет турында истәлекләр

Ивановка авылында бик кызык, тынгысыз өлкән яшьтәге бер апа белән танышырга туры килде. Әлфия Афзаловага тиң тавыш белән татар һәм рус телендә җырларга, шунда ук шигырь чыгарырга сәләте булган бу апаны, әби, дип әйтергә тел бармый. Аккүл авылында яшәүче Сахирә апа Низамованы акүллеләр генә түгел, ивановкалылар да үз итә, бер...

Ивановка авылында бик кызык, тынгысыз өлкән яшьтәге бер апа белән танышырга туры килде. Әлфия Афзаловага тиң тавыш белән татар һәм рус телендә җырларга, шунда ук шигырь чыгарырга сәләте булган бу апаны, әби, дип әйтергә тел бармый.


Аккүл авылында яшәүче Сахирә апа Низамованы акүллеләр генә түгел, ивановкалылар да үз итә, бер бәйрәмнән читтә калдырмый. Аның белән танышуым да очраклы гына килеп чыкты. Бер бәйрәмдә апа яныма килеп:
-Кызым, син каян? -дип сорады.
"Заман сулышы" газетыннан диюемне ишеткәч, «И-и, балакаем, әле дә ярый район газеты бар. Каян белер идек яңалыкларны», -диде.
Безнең газетны ул яшь чагыннан бирле алдыра һәм алдырганына бер дә үкенми икән. Бу турыда үзе ул болай ди:
-"Заман сулышы"н укымыйча булмый. Ул - районыбызның йөзек кашы бит. Беренче тапкыр язылганым әле дә хәтеремдә. Ул вакытта хәзерге кебек сыйфатлы түгел, ләкин шулай да эчтәлеге белән башкалардан аерылып тора иде.
Соңгы елларда газет тагын да камилләште. Журналистларның язмалары да шактый кызыклы, аерым бер фәлсәфә белән сугарылган, уйланырга мәҗбүр итә. Бер кимчелеге бар дип уйлыйм: авыллар турында аз языла. Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы яктыртыла. Әмма, белгәнегезчә, авыл халкы эш белән генә юанмый, күңелле итеп ял да итә. Шуларны да искә алсагыз иде.
Газетны балаларым, оныкларым да яратып укый. Алар кайткан төшкә һәр санын җыеп куям. Аннан бергәләп укыйбыз. Хәзер элеккеге кебек тиз укый алмыйм, картлык басадыр, шәт.
Кулымнан эшләрем төшми,
Көч түгәм арып-талып.
Ризамын янып эшләргә,
Килә күрмәсен картлык,
-дип уртаклашты ул үз фикерләре белән.
Сахирә апа сыман газетыбызны яратып укучылар күбрәк булып, башкалар да, аннан үрнәк алып, район газетына язылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газет