Россиядә гомер озынлыгының артуы илкүләм проектлар уңышының төп күрсәткече булып тора. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында әйтте.
«Иң төп интегратор — гомер озынлыгы, ул калган бар нәрсәне чагылдыра», — диде дәүләт башлыгы.
Шул ук вакытта Путин шулай ук үлем очракларының кимүен дә мөһим дип санавын өстәде. Ул илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны кимүенә игътибар итте.
«Гомуми бурыч — гомер озынлыгын арттыру, шулай булгач, ул бездә бу ел эчендә дә артты. Һәм бу үлем очраклары кимү нәтиҗәсе, һәм ул сизелерлек кимеде», — диде Владимир Путин.
Нет комментариев