Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне олы вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

922 елда изге Болгар җирендә бөек Аллаһ кодрәте белән татарларның борынгы бабалары ислам динен кабул иткән чордан алып халык шанлы да, катлаулы да унбер гасырлык тарихы аша күңелендә иман ныклыгын какшатмыйча саклый килә. Алмыш хан һәм аның хакимлегендәге кабиләләрнең  Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге ярдәме белән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) өммәтенә кушылуы Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше дип тануга юл ачты, милли һәм дини үсешебез юнәлешен сайлауда хәлиткеч  этәргеч булды.

         Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга көчле йогынты ясады. Шунысы сөенечле, республика мөселманнары татар телен үстерү һәм аның абруен күтәрү, гаилә һәм никах институтын ныгыту юнәлешендә эш алып барып, хәерле  гамәлләр кылып, традицион рухи хәзинәләр җуелмасын өчен бүген дә күп көч куя. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу хезмәтнең әһәмияте аеруча арта.  

         Киләсе ел Татарстан, Урта Идел буе һәм бөтен Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле булачак. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп узу күздә тотыла. Бу уңайдан бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар үткәрү, күренекле дин галимнәренең әсәрләрен бастырып чыгару, ислам  инфраструктурасын үстерү һәм башкалар каралган. Теләгән һәркем әлеге тарихи вакыйгада катнаша алачак.

         Яңадан торгызылган Борынгы Болгар, Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе кебек мәһабәт биналары белән балкып, дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән кунакларны ачык йөз һәм чал диварларына хас олпатлык белән каршы алыр дип ышанам.

         Быелгы бәйрәм – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне – безне яңа казанышларга рухландырсын һәм киләсе елгы зур тантаналарның лаеклы башлангычы булсын!

         Сезгә ихластан сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Аллаһ безне һәм күпмилләтле илебезне рәхмәтеннән ташламасын!

 

 

Татарстан Республикасы

           Президенты                                                                    Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X