Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскилылар, каеннарны елатмыйк

"Кеше тарафыннан җәрәхәтләнгән каеннарны күреп йөрәк әрни", - ди районыбызның табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары Фәрит Динмөхәммәтов. Соңгы арада урманга рейд оештыруны тагын да ешайтканнар. Чөнки яз, халык ял итәргә табигатькә чыга, һәм әлбәттә инде әлеге сәяхәт гел яхшы гына тәмамланмый. Мәсәлән, 23-24 апрель көннәрендә Ивановка авылы янындагы урманга...

"Кеше тарафыннан җәрәхәтләнгән каеннарны күреп йөрәк әрни", - ди районыбызның табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары Фәрит Динмөхәммәтов.


Соңгы арада урманга рейд оештыруны тагын да ешайтканнар. Чөнки яз, халык ял итәргә табигатькә чыга, һәм әлбәттә инде әлеге сәяхәт гел яхшы гына тәмамланмый. Мәсәлән, 23-24 апрель көннәрендә Ивановка авылы янындагы урманга тикшерү вакытында берничә шундый очракка тап булганнар. Мәрхәмәтсез кешеләр, каенны балта белән чабып, тимердән улак ясап, 5 литрлы шешәләргә каен суы агызырга куйган, ди. Шундый җәрәхәт алган агач бер елдан үлә, ягъни корый, ди белгечләр.
Каен суын агачка зыян салмый гына ничек алырга соң? Фәрит Нургалиевич әйтүенчә, моның өчен урманчыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул аерым урын бүлеп биреп, суны ничек алырга икәнен өйрәтәчәк. Тик әлеге алымнан файдаланучылар бар микән соң? Юктыр шул. Шуңа агачлар белән булдыра алганча сак булырга киңәш итәбез.
- Бәйрәм көннәрендә контрольне тагын да көчәйтәбез, -ди табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары.
Рейдка авыл җирлеге башлыкларын, участок инспекторларын да тартачаклар. Агачларга зыян салучылар тотылган очракта, административ җаваплылыкка тартылып, штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: береза