Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Миңнеханов төзүчеләргә аларның тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эре төзелеш компанияләре вәкилләренә аларның эскроу-счетлар куллануга күчү белән бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Татарстан Хөкүмәте йортында төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашулар сериясе узды. Татарстан Президентыннан тыш, аларда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, шулай ук республика муниципалитетлары башлыклары катнашты.

Очрашуларда илкүләм проектларда билгеләнгән торакны файдалануга тапшыру күләмнәрен арттыру буенча бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар.

Төзелеш тармагы вәкилләре алдагы биш елга планнар турында сөйләделәр, шулай ук торак төзелешен проектлы финанслауга күчү белән бәйле берничә инициативаны тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрнең идеяләрен РФ Дәүләт Советының торакны үстерү буенча эш төркеме эшчәнлеге кысаларында федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте.

Быел Татарстанда проект финанславы схемасы буенча төзелгән беренче йортны тапшырдылар. Эскроу-счетка күчү объектны вакытында кертүгә комачауламады, ләкин аның үзкыйммәтенә йогынты ясады. Бәя якынча 8 процентка арткан.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев