Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Мөхәммәтшин халык санын алу турында: Без Россиядә татарлар санын югалтырга тиеш түгел

2021 елда халык санын алу турында ватандашларга мәгълүмат тарату буенча Россиянең башка төбәкләрендәге Татарстан вәкилләренең эшен оештырырга кирәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында шундый белдерү белән чыгыш ясады.

«Без телебезне, традицияләребезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, санын саклап калу һәм алга таба Россия Федерациясе составында үсү өчен бик җитди эшләргә тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, бөтенроссия халык санын алу киләсе елның апрель аена билгеләнгән. Ул Россия субъектларында республика вәкилләре алдына халык санын алуда катнашу формасын уйлау, шулай ук ватандашларга мәгълүмат бирү эшен оештырыру бурычын куйды.

«Пандемия һәм кризис шартларында Россиядә яшәүче татарлар санын югалтмас өчен безгә бик актив эшләргә кирәк. Мин Россиядән читтә яшәүче татарлар турында әйтмим инде. Монда да четерекле эш көтә», — диде парламентарий.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев