Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рөстәм Миңнеханов патент турында: Бизнес өчен шартлар тигез булырга тиеш

Татарстан Дәүләт Советы утырышында салымнарның патент системасын оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты кабул ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә үз карашын белдерде.

 

Закон проекты буенча, ташламалы салым системасы кулланыла торган эш төрләре киңәйтелә. «Бу сорау буенча күп тапкыр фикер алышынды. ЕНВД да булган кешеләргә аерым ташламалар бар. Салымның гадиләштерелгән системасында булган бизнес вәкилләренә ЕНВД күпкә отышлы. Тик кайчан да булса моны эшләргә кирәк иде. Бизнес бит тигез шартларда булырга тиеш», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Федераль Хөкүмәт бу эшне берничә тапкыр кичектереп килгәнен әйтте. «Федераль Хөкүмәткә җиткерүнең җитди омтылышлары булды, ләкин алга таба да дәвам итә алмый. Без кабул итәчәк карарларны күзәтеп барачакбыз. Бизнесларны сакларга тиешбез. Авырлыклар барлыкка килсә, парламентның резервлары күп, бу сорауларны карарбыз. Бизнес бүген безнең ярдәмгә мохтаҗ», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Закон проекты буенча икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД салым режимы гамәлдән чыгарылганын искәртте. Министр әйтүенчә, ЕНВД да бүген 50 мең юридик зат һәм 3 мең эшмәкәр исәпләнә. Ул ЕНВД бетерелеп, патентка күчкән очракта да, эшмәкәрләргә салым йөкләнеше артырга тиеш түгеллеген әйтте. Бу сәүдә, җәмәгать туклануы объектларына, транспортта пассажирлар йөртүгә кагыла.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Президентының ЕНВД дан күчү процессын кичектереп тору үтенече белән федераль үзәккә мөрәҗәгать иткәнен билгеләп узды, ләкин бу мөрәҗәгать хупланмаган. «Хәзер республика законына үзгәрешләр кертеп, бизнеска үзләре өчен салым режимын билгеләү мөмкинлеге бирәбез. Без патент суммасын мөмкин кадәр ЕНВД күләменә якынайтырга тырыштык», — диде.

Юридик затлар гомуми салым режимына, салымның гадиләштерелгән системасына һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчәргә хокуклы. Күрсәтелгән салым режимнарыннан тыш, шәхси эшмәкәрләр үзмәшгульгә әйләнеп, һөнәри табышка салымга да, патентка да күчәргә хокуклы. Министр кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренә уңаөлы һәм отышлы салым режимын сайларга хаклы булуларын әйтте.

Патентка күчәр өчен, шәхси эшмәкәрләргә күчеш турында салым инспекциясенә гариза тапшырырга кирәк. Эшмәкәрләр календарь елы кысаларында беренче айдан уникенче айга кадәр патентка күчәргә хаклы.


https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X