Россия Федерациясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алып, илне төрле яклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.
«Иң мөһиме — Төп закондагы барлык нигезләмәләрнең бернинди тайпылышсыз үтәлүе. Аерым алганда, РФ Конституциясе барлык халыкларның да туган телләрен саклауны гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президент һәрчак һәр халык өчен дә туган телнең, ана теленең әһәмиятен билгели», — диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, төзәтмәләр кертелгән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә йөз тота, бу хакимиятнең тотрыклы булуына нигез булып тора.
«Тотрыклы хакимият — имин, уңышлы үсә торган ил», — диде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.
- Гомумхалык тавыш бирү көне 1 июльдә булачак. Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен алдан тавыш бирү 25 июньдә башланачак.
Нет комментариев