ТР Президенты: Җанисәп алу 2021 елның мөһим вакыйгасы булачак
Киләсе елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алу әһәмиятле вакыйгаларның берсе булачак.
«Җанисәп югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында.
«Муниципаль хакимияткә җанисәпне уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнә. Халык арасында кирәкле мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрергә кирәк», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев