Юрист фикере: Конституциягә төзәтмәләр - җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе
Россия Конституциясенә гражданлык җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә — җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым.
«Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо шул фикерне җиткерде.
«Минемчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерә торган коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде», — диде ул.
Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үз идеяләрен тәкъдим итеп, үзгәрешләр таләп итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.
фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев