Чэй янына тэмле пирог
Резида Файзуллина рецепты
3 ст (минем 200гр лы) онга 0,5 чәй калагы сода салып болгаттым, 200 гр маргаринны кыргыч аша удым һәм валчык хәленэ килгәнче кул белән удым.
Икенче савытта 1 йомыркага 0,5 ст песок салып тугладым, шуна 2 аш калагы майонез, 1 аш калагы лимон согы (лимоным юк иде, ярты чәй калагы лимон кислотасы салдым бу юлы) өстәп болгатасы һәм валчыклы онны салып камыр басасы. Камыр шуундый йомшак, басуы кулга рәхәт була. Шуны икегә, берсен олырак итеп, бүлеп, кечерәген морозильникка куеп торасы. Олы кисәген җәеп, он сибелгән табага салабыз, үзегез теләгэән эчлекне җәеп (минем алма повидлосы), өстенә суыкта торган камырны кыргыч аша чыгарып җәябез.
Камырга майонез урынына сметана салсаң да була, ләкин нәкъ менә майонез белән камыр йомшак, таралып торучан чыга.
Бик җайлы, куп вакытны алмый һәм иң мөһиме бииик тәмле, бер пешереп карасагыз, гел пешерәчәксез.
https://vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев