Кореяча кыяр ясап карыйбызмы
Кореяча кыяр бик тәмле килеп чыга. Кыярлары кетер-кетер килеп тора. Сез дә эшләп карагыз әле.
Рецепты:
башта 2 кг кыярны озынча итеп 4 өлешкә бүләргә, 250 грамм кишерне кореяча кишер чыгара торган кыргыч аша чыгарырга һәм шуңа пресстан чыгарылган 1 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан уксус, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы "кореяча кишергә тәмләткечләр"не салып, яхшылап болгатырга да 2-3 сәгатькә бер як читкә алып куярга.
Шул вакыт үткәч, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга да, кәстрүл эченә чүпрәк җәеп һәм су салып, стерильләштерергә утыртырга кирәк. 1 литрлы банка 30 минутлап, ярты литрлысы 15 минутлап стерилизацияләнә. Мин үзем 750 граммлы банкаларга эшлим. Банкаларны 20-25 минут чамасы чүпрәкле су өстендә тотам.
Рецепт авторы Венера Мәҗитова.
Чыганак: Татар ашлары. Татарские рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев