Лениногорск хуҗабиләренә кышка салат: Барысы да – 5!
Салатка түбәндәгеләр кирәк:
5 данә помидор,
5 данә баллы борыч,
5 данә баклажан,
5 данә суган,
5 данә кишер,
2-3 аш кашыгы тоз,
1 десерт кашыгы серкә эссенциясе,
4-5 аш кашыгы шикәр комы (лечоның баллырагын яратам),
150-180 мл үсемлек мае, борчаклы кара борыч, дәфнә яфрагы.
Помидорларыгыз итләч булса, 1-2 стакан су салырга да мөмкин, чөнки мондый помидорлар суны аз бүлеп чыгара.
Бөтен яшелчәләр дә бер күләмдә, зурлыкта булырга тиеш. Тирән кәстрүлгә май салабыз, 10-15 минут помидорларны кыздырабыз, аннары кишерне – 20, суганны – 15, баллы борычны – 10 минут кыздырабыз, бары тик соңыннан гына баклажанны салып, 8 минут кыздырып алырга кирәк. Баклажанны тиз-тиз кыздырырга, артык пешеп китмәсен. Аннары инде бөтен тәмләткечләрне салып, 3-4 минут кайнатып алабыз да банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куябыз.
Ясап карагыз әле!
http://yashel-uzan.ru/news/t%D3%99mletamak/barysy-da-5
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев