Лениногорскилыларга бик җиңел ясала торган салат
РЕЦЕПТЛАР

Лениногорскилыларга бик җиңел ясала торган салат

Бу салатны контейнерга, йә торт савытына ясыйбыз, аннан тигез салат савытына әйләндереп каплыйбыз. Табын өстәлендә дә бик матур күренә.

Моның өчен кирәк булачак:

- чөгендер (пешкән,кыргыч аша) ;
-каты сыр (кыргыч аша) ;
-йөзем җимеше ;
-кишер(пешкән, кыргыч аша);
- сарымсак;
- әстерхан чикләвеге(ваклыйбыз) ;

Һәр катлам арасына майонез сылыйбыз.
3-4 сәгатькә суыткычка куябыз. Табынга чыгарыр алдыннан салатыбызны тәлинкәгә каплыйбыз. Өстен майонез, кырларын укроп белән бизибез. Тәмле булсын! 

Чыганак һәм фото: "Ашларыгыз тәмле булсын" төркеменнән 


Нет комментариев