Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Яңа ел табынына шәп салат! 

Салатка кирәкле әйберләр бик гади: тавыкның түш ите, 1 банка консервланган ананас (мин туралганын түгел, борҗалап тутырылганын яратам), 4 пешкән йомырка, сарымсак, майонез. 

Тавыкның ак итен суда пешердем. Тозны әзер булыр алдыннан гына салдым. Тәмләндерү өчен кара борыч белән лавр яфрагы да өстәдем. Ит кибеп китмәсен өчен шулпасында суыттым. 

Беренче кат – шакмаклап туралган тавыкның ак ите, икенче кат – шакмаклап туралган ананас, өченче кат – йомырка. Һәркайсының арасына сарымсаклы майонез сылыйсы. Салат өстәнә уылган сыр сибәсең. Берничә сәгать суыткычта тоткач, табынга чыгарырга да мөмкин. 

Беренче мәртәбә ясавым, тәме ничектер дип бик борчылган идем, әллә пешерү-төшерү эшенә бисмилла әйтеп керешкәнгә, әллә хезмәттәшләремнең карыны ачкан вакытка туры килдем, салаттан җилләр исте. Болай булгач, тагын ясап, сыламый ярамас үзләрен.

"Идел"дән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев