Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм районда

Лениногорскида халык җыенында балаларга мәктәптән тыш белем бирү турында сөйләштеләр

Мәктәптә уку, мәктәптән тыш тәрбия һәм белем бирү - халык җыенында бу хакта эчтәлекле сөйләшү барды.

Лениногорскиның 6нчы ТОСы халык җыенында , шәһәребездәге барлык хезмәтләрнең, микрорайон буенча  узган елдагы эшләренә йомгак ясадылар.

Микрорайондагы 10нчы  мәктәпнең  укыту һәм тәрбия планнары, аларның үтәлеше турында  мәктәп директоры  Сиринә Хәйбрахманова сөйләде.  Үзенең чыгышында ул балаларның мәктәптәге дәресләрдән тыш  вакытларын ничек үткәрүләренә зур әһәмият бирүләрен әйтте. Бу өлкәдә аларга мәктәптә эшләүче түгәрәкләр зур ярдәм булуына басым ясады.

"Баланың сәләтенә карап,  без аңа кайсы түгәрәкне сайларга кирәклеген аңлатабыз,- диде Сиринә Сөләймановна,- еш кына, фән буенча "өчле"гә генә өлгергән бала, сәнгать, спортта зур осталык күрсәтә." Ул бу юнәлештә мәктәпнең  территориаль -җәмәгатьчелек үзидарәсе белән берлектә эшләвен әйтте. Әти -әниләрнең дә, балаларының мәктәптән тыш вакытын планлаштыруга җитди карауларын сорады. Мәктәптән тыш тәрбиянең бала тормышына, аның акылллы-белемле булуына йогынты ясавын ассызыклды.

   Халык җыенында, шулай ук,  участок полиция  бүлеге инспекторы, гадәттән тыш хәлләр бүлеге вәкиле,  халыкка  телефон мошенникларыннан саклану чаралары  турында сөйләделәр. Микрорайон тормышында актив булучыларга, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бүләк тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев