Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Бәйрәм алдыннан авырлыкны тиз арада ташларга ниятләү сәламәтлек өчен куркыныч

Катгый диета һәм азык-төлеккә чикләүләр бары организмнан сыеклыкны гына чыгарачак, май беркая да китмәячәк.

 Яңа ел алдыннан авырлыкны тиз арада ташларга ниятләү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта республиканың оператив штабының туры эфирында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгеч Люция Фәйсханова сөйләде.

«Мин төрле экспресс-диеталардан кисәтергә телим, чөнки мондый тиз диеталарның барысы да организмнан мөмкин кадәр сыеклык чыгаруга юнәлтелгән. Май күзәнәкләре хисабына кыска вакыт эчендә ябыгу мөмкин түгел», — дип искәртте табиб.

Катгый диета һәм азык-төлеккә чикләүләр бары организмнан сыеклыкны гына чыгарачак, май беркая да китмәячәк.

Терапевт туклануыңны балансларга, артык ашамаска һәм организмда сыеклыкны тоткарлый торган продуктларны чикләргә кирәклеген әйтте.  

https://tatar-inform.tatar

фото https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев