Нервыларыгызны саклагыз
СӘЛАМӘТЛЕК

Нервыларыгызны саклагыз

Белгечләр нервыларыгызны тынычландыру ысулларын тәкъдим итә

 

Күңелсез хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервыларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә.

Менә алар:

— чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);

— кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны ертырга, йомарлап ыргытырга мөмкин);

— каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);

— мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны “тукмаганда” барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин).


Фото: pixabay.com

 http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/nervylarygyzny-saklagyz

 


Нет комментариев