Роспотребнадзор ковидка экспресс-тест ясатканнан соң кабат тикшерелергә кирәклеген әйтте
Ковидка экспресс-тест нәтиҗәсе- аны ясаган вакытка гына актуаль, чөнки вирус антигеннары бик тиз барлыкка килми.
Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, тиз ясала торган тестлар тулысы белән скрининг диагностикасын алыштыра алмый. Экспресс -тест "биредә һәм хәзер" булган нәтиҗәне генә күрсәтә. Әлеге тестлар 10 -30 минутта кешедә вирус бармы-юкмы икәнен ачыклый. Әмма чир йоктырганнан соң кешедә аның антигеннары шунда ук барлыкка килми, моның өчен беркадәр вакыт узуы кирәк.
https://vk.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев