Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

«Спутник V» препараты инструкциясенә яңа кисәтү керттеләр

Вакцинация ясатучы пациентта онкология булган очракта, препаратны бик сак кулланырга кирәк.

 Россиядә җитештерелгән коронавирус инфекциясенә каршы кулланыла торган «Спутник V» препараты инструкциясенә яңа кисәтү керттеләр. Пациентта яман шеш һәм аутоиммун авырулар булган очракта, аны бик сак кулланырга кирәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы вакцина инструкциясенең яңа редакциясенә сылтама белән хәбәр итә.

Инструкциягә әлеге кисәтү хәзерге вакытта препаратның онкологиягә йогынтысы җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәү сәбәпле кертелде.

«Мәгълүмат җитәрлек булмау сәбәпле, вакцинация пациентларның түбәндәге төркемнәре өчен куркыныч булырга мөмкин: аутоиммун авырулардан интегүчеләргә (иммун система стимуляциясе авыруның көчәюенә китерүе ихтимал, аутоиммун патологиядән интегүче пациентларга аеруча сак булырга кирәк); яман шеш белән авыручыларга», - диелә документта.

«Спутник V» препараты Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан уйлап табылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаны узган елның августында теркәде. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев