Алты медаль - Лениногорск көрәшчеләрендә
СПОРТ

Алты медаль - Лениногорск көрәшчеләрендә

Бөгелмә шәһәрендә 16 яшькә кадәрге (2005-2006 елгы) егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

 


Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән: Бөгелмә, Әлмәт, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Баулы, Урыссу, Чистай, Лениногорск шәһәрләреннән 200дән артык көрәшче катнашты.

3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре: Данил Гимаев, Данис Кадиханов, Федор Шершнев икенче призер булдылар. Пьедесталның өченче баскычында – Артем Дәүләтшин, Кирилл Бердников һәм Айдар Низамов.

Егетләр яхшы көрәш күрсәттеләр, 6 медаль яуладылар һәм март аенда Кумертау шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алындылар. Егетләрне һәм аларның тренерларын: Р. Лущиков, У. Бадыкшанов һәм В. Майоровны котлыйбыз.

 

 


Нет комментариев