Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Баттерфляй стиле катлаулы булса да, лениногорскиның яшь спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Спорт телендә “баттерфляй” дип аталучы йөзү ысулы катлаулы булып санала, аны үзләштерү өчен үзеңне суда балыктай тою да кирәк.

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында  йөзү спорты белән шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар Әлмәт  командасы белән матч очрашуы үткәрделәр. Ярышлар өчен нәкъ менә шул баттерфляй ысулы сайлап алынган иде. Төрле яшьтәге спортчылардан торган шәһәребез командасы 25 йөзүчедән тора иде. Араларында, билгеле, чагыштырмача күптән түгел генә даими йөзү спорты белән шөгыльләнә башлаган кечерәк яшьтәгеләр, бәйге өчен сайлап алынган стильне өйрәнеп кенә килүчеләр дә бар.

“Мондый очрашулар яшь спортчыларга тәҗрибә туплау өчен  бик кирәкле чара, - ди өлкән тренер Константин Капитонов. - Безнең команда матч очрашуында бик уңышлы чыгыш ясады, нәтиҗәләр дә яхшы. Шәхси беренчелеккә ярышлардан соң, катнаш эстафета ярышлары да булды. Бу араны инде спортчылар төрле стильләр комплексын берләштереп йөзеп үттеләр һәм беренчелекне яулап алдылар. Ел дәвамында балаларны төрле дәрәҗәдәге бик күп ярышлар көтә, аларга әзерлек тукталмый”, - ди.

Әлмәтлеләр белән баттерфляй ысулында спринтлык дистанциясенә ярышларда Лениногорск йөзүчеләре Анастасия Кожевникова, Анастасия Артемьева, Илнар Галиев, Константин Кожевников, Раил Сафин һәм Эльвира Харасова  иң яхшы  нәтиҗәне күрсәттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев