Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Безнең гимнастлар тугыз призлы урын алып кайтты

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе нәфис гимнастлары регионара турнирда чыгыш ясап, җиңү һәм тугыз призлы урын алып кайттылар.

“Казан утлары” дип аталган традицион ярышлар башкалабызда өч көн буена дәвам итте. Әлеге зур күләмле бәйгедә илнең барлык төбәкләреннән җыелган 600гә якын спортчы катнашты.

Шәһәребез данын яклап,  бу ярышларда 1 нче спорт мәктәбе тренеры Ольга Сучкова кул астында тәрбияләнүче нәфис гимнастлар чыгыш ясады. Аларның нәтиҗәләре бик югары булды. Беренче спорт разряды буенча чыгыш ясаган Адилә Ялакова регионара турнирның алтын медаленә лаек булды.

Спорт мастерына кандидат программасында осталык сынашкан Арина Фатыйхова, Маргарита Леонтьева, Анастасия Кушилкова, Диләрә Латыйпова һәм Амалия Фәттахова икенче урыннарны яулап алдылар.

Безнең якташларыбызда бронза да бар. Регионара турнирда өченче урыннарга  шулай ук, спорт мастеры кандидаты нормативлары буенча чыгыш ясаган Арина Веденеева, Милена Калугина, Юлия Вологодская, Евгения Яннаева ия булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев