Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Данил Садриев – елның иң яхшы спортчысы

Трамплинчы Данил Садриев республика буенча 2022 нче елның иң яхшы спортчысы дип танылды.

Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулап алуга ирешкән якташыбызны хәзер бөтен ил белә. 

Һәр ел азагында була торган иң осталарны һәм алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы быел да читләтеп үтмәде. Яңа ел алдыннан Идел буе спорт академиясендә, ел дәвамында югары уңышларга ирешкән спортчыларны бүләкләү тантанасы булды.  Анда барлыгы  50 дән артык номинация тәкъдим ителде.

Республиканың иң яхшы спортчылары арасында  Лениногорскиның  Александр Звягинцев исемендәге чаңгы ярышлары һәм трамплиннан сикерү буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе шәкерте Данил Садриев  үзенең дәрәҗәле урынын алды.

Узган елның апрель аенда якташыбызны спорттагы зур казанышлары өчен  I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләгәннәр иде. 
“Лениногорскиның спортның олимпия төрләрен үстерү буенча, республикада  иң алдынгы шәһәр булып танылуында Данил Садриевның казанышлары зур урын алып тора,- ди олимпия резервлары спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук. – Бу безнең өчен бик кадерле. Елның иң яхшы спортчысы исеменә килгәндә, Татарстанда спортның бу төрендә аның белән бәхәсләшерлек спортчы юк минемчә, Данил Садриев бу исемгә һичшиксез лаек”.

Спорт мәктәбе директорының сүзләре буенча, якташыбызның Пекиндагы кышкы олимпия уеннарындагы зур уңышы, бүгенге көндә бу мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен яңа үрләр яуларга этәргеч һәм үрнәк булып тора. “Безнең бик өметле, талантлы яшь трамплинчыларыбыз өлгереп килә.

Аларның берсе – Аделина Ибраһимова. Аделина Россия җыелма командасы составында тора. Күптөрле бәйгеләрдә чыгыш ясый һәм бик уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Без Данил Садриевның алдагы зур уңышларына һәм аның эзеннән китүче яшь трамплинчыларга зур  ышаныч баглыйбыз,”- Андрей Федорук.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X