Күршеләрчә теннис турнирында лениногорскилылар җиңде
Ял көннәрендә шәһәребездә өстәл теннисы турниры булды. Әлеге бәйге Ватанны яклаучылар көненә багышлап үткәрелде.
19 нчы февраль көнне Лениногорскиның һәм күрше Бөгелмәнең теннис сөючеләре Илдус Хәсәнов исемендәге спорткомплексына җыелдылар. Турнирда барлыгы 14 уенчы катнашты, ярыш шәхси күрсәткечләр буенча иң оста теннисчыларны ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Билгеле, мондый турнирларга һәрбер теннисчы зур әзерлек һәм җиңүгә ышаныч белән килә. Шуңа күрә көндәшләргә бер-берләре белән нык көч куеп, игътибарны бермә –бер арттырып уйнарга туры килде. Әмма бәйге булгач, уен җиңүчене ачыклаганчы дәвам итте. Нәтиҗәдә безнең Михаил Соколов турнирның чемпионы исемен яулады. Икенче урынны- Алексей Фадеев, ә өченчесен – Николай Фадеев алды. Безнең теннисчылар Евгений Лямов һәм Григорий Дубровин да иң яхшы биш уенчы арасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев