Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробатлары Бөтенроссия ярышларында осталык сынашып кайттылар

Оренбург шәһәрендә узган “Юность Евразии” бәйгесенә, Россиянең 10 регионыннан, 18 җыелма команда килгән иде.

Саратов, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Калининград, Салават, Магнитогорск, Омск, Оренбург, Уфа, Октябрский, Благовещенск, Башкортостанның Иглено авылы һәм тагын башка бик күп командалары арасында Лениногорскиның  1 нче спорт мәктәбе акробатлары да бар иде. Шәһәребез спортчылары  әлеге югары дәрәҗәле бәйгедә  бик  уңышлы чыгыш ясады.

 Инде бик күп бәйгеләрдә үзләрен танытырга өлгергән Лениногорск акробатлары, бу ярышларда да сынатмадылар. Бөтенроссия ярышларында Ульяна Кирилова һәм Гүзәл Сәлимовадан торган кызлар пары һәм Галия Лысенко, Алисә Азизова һәм Милана Бишановадан торган кызлар өчлеге, 3 нче үсмерләр разряды буенча чыгыш ясады. Өч кыздан торган төркем бронза медаль яулап алды.

Ярослав Сергеев, Наил Фазлыев, Кәрим Нурмөхәммәтов һәм Әмир Сәгыевны берләштергән команда, 1 нче разряд буенча чыгыш ясап, дүрт  спортчыдан торган төркемнәр арасында 2 нче урынга чыкты. 1 нче өлкәннәр разрядында көрәшкән Гаджина Азизова һәм Даниил Фазлыев пары – ярышларның бронза призына ия булды.

Лениногорск җыелма командасының иң кечкенә акробатлары Лия Сәлимова һәм Ульяна Кириллова да бу бәйгедә үзләрен чын акробатика осталары итеп күрсәтте. Алар әле мондый бәйгеләрдә беренче генә кабат, шуңа карамастан – аз гына да югалып калмадылар, ярышларның иң якты бәләкәй йолдызчыклары булдылар.

Бөтенроссия ярышларындагы чыгышларга яшь спортчылар, тәҗрибәле тренер Альбина Латыпова җитәкчелегендә әзерләнделәр.  Мондый югары дәрәҗәдәге бәйгеләргә  әзерлек бик күп көч һәм вакыт таләп итә.  Әмма якташларыбызның җиңүгә булган омтылышы һәм ихтыяр көче – барсын да аклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев