Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробатлары Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

27-30 нче сентябрь көннәрендә Горно-Алтайск шәһәрендә спорт акробатикасы буенча ярышлар булды. «Алтай энҗеләре » дип аталган Бөтенроссия бәйгесендә Россиянең 25 шәһәреннән 350 дән артык спортчы- акробат катнашты. Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар, 12-18, 14 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр төркемнәрендә, хатын-кызлар өчлеге программасында чыгыш ясадылар.

Өч көн буена  пьедесталга менү хокукы өчен җитди көрәш барды, аның нәтиҗәсендә, 14 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төркемендә  якташларыбыз чемпион булды, алар көндәшләрен  5 баллга өстенлек белән узып  алга чыктылар.  Бу төркемдә Динара Низамиева, Амалия Низамова һәм Салахова Элина Сәлахова  шөгыльләнә. Динара белән Амалия 8 нче мәктәптә укыйлар, ә Элина педагогия көллияте студенты.  Кызларны  осталыкка  тренерлар  А. А. Хәйруллин А. А. Һәм  М. В. Мөхәммәтова өйрәтә.

12-18 яшьлекләр төркемендә бронза медальгә лаек булган кызлар да -  Лениногорскидан. Ариана Галләмова -12 нче, Саримова Элина – 8 нче, Неустроева Дарья Неустроева  6 нчы урта мәктәп укучылары.  Тренерлар А.А. Хәйруллин,  А. В. Мөхәммәтова,  З.З. Пиянзина һәм  Р.Р. Хөснетдинов.

Акробат кызларыбызны  һәм тренерларын лаеклы  җиңүләре белән котлыйбыз.

 9-15 нче  ноябрь көннәрендә  Бөек Новгород шәһәрендә узачак Россия чемпионатында  да  зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев