Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробатлары призлы урыннар яулап кайтты (+ФОТОЛАР)

Оренбург шәһәрендә «Юность Евразии » спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Әлеге ярышларда төрле шәһәрләрдән: Лениногорск, Саратов, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Калининград, Салават, Магнитогорск, Омск, Оренбург, Уфа, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдән 18 җыелма команда, ягъни 500гә якын спортчы катнашты.

Лениногорск шәһәренең данын 1 нче спорт мәктәбе спортчылары яклады һәм призлы урыннар яулады.

Спортчыларыбыз, өлкән разрядта чыгыш ясаучылар - Ганджина Азизова һәм Даниил Фазлыев III урынны алды. Беренче яшүсмерләр разряды буенча көрәштә II урынны Ярослав Сергеев, Наил Фазлыев, Кәрим Нурмөхәмәтов, Әмир Сәгыев алуга ирештеләр.

Шул ук разряд буенча III урынны кызларыбыз Агдалия Лысенко, Әнисә Азизова, Мила Бишанова яулады.

Безнең команданың иң яшь акробатлары - Ульяна Кириллова белән Лия Сәлимова да чыгыш ясады ярышта.

Акробатларны һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X