Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск акробатлары халыкара турнирда җиңде

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе акробатлары халыкара турнирда чыгыш ясадылар.

Безнең спортчыларның уңышы – ике җиңү һәм 2 призлы урын.

Спорт акробатикасы, акробатик юлда һәм батутта сикерү буенча Халыкара ярышлар Казахстанның Петропавловск шәһәрендә булды.

Ул республиканың атказанган тренеры Анатолий Ямпольский истәлегенә багашланды. Лениногорск акробатлары бу бәйгедә аеруча югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Безнең якташларыбыз, спорт мастерлыгына кандидатлык программасы буенча көч сынашкан яшь акробатика осталары Даниил Неустроев һәм Артём Ганиев пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Башкалар да алардан чак кына калышты.

Спорт мастерлыгына кандидат программасы буенча тагын бер спортчы Илназ Гәрәев бронза яулады.  2 нче спорт разряды программасында ярышучы  Самир Шакиров та өченче урынны алды.


Анатолий Ямпольский – Казахстанның атказанган тренеры, Петропавловск шәһәрндә яшәгән. Илле елан артык тренер булып эшләү дәверендә акробатика буенча йөздән артык спорт мастерын һәм уннан артык халыкара класслы спорт мастерын тәрбияләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев