Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск боксчылары 8 медаль иясе

3 нче спорт мәктәбенең бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр Башкортостанда ярышларда булып кайттылар.

Күрше республиканың Кондырлы бистәсендә, спорт мастеры Рим Гарипов истәлегенә ярышлар булды. Ул " Бокс — наркотикларга каршы" дигән девиз астында узды.

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбендә остазлары Артур Галиуллин һәм Егор Жупиков куластында тәрбияләнүче үсмерләр, бу көч сынашуларда өч алтын, ике көмеш һәм өч бронза яулап алуга ирештеләр.

Истәлек турнирының алтын медаленә Самир Мозаффаров, Әмир Кыямов һәм Никита Салдаев лаек булды. Самир Мозаффаровны, шулай ук, иң яхшы техника тактика әзерлеге өчен дә бүләкләделәр.

Көмеш призларга Марат Солтанов һәм Данир Хәйбуллин ия булды. Ә Захар Марков, Тимур Сөләйманов һәм Тарас Марков бронза яулады.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск 3нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев