Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск боксчысы Дарья Антипова Европа Беренчелеге алтынына ия булды

Республика һәм илкүләм бәйгеләрдә зур уңышлар казанып килгән шәһәребез спортчысы Дарья Антипова, үзенең көчле һәм талантлы боксчы булуын Европа күләмендә исбатлады.

 Босния һәм Герцеговина башкаласы Сараевода 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Европа Беренчелеге тәмамланды. Гомумән алганда бу ярышларда 28 илдән  җыелган 370 иң яхшы боксчы көч сынашты.

Яшүсмер егет һәм кызлар 13 үлчәү категориясендә чемпионлык өчен көрәште.

Финал көрәшләрендә Россия җыелма командасының 19 спортчысы рингка чыкты һәм аларның 16сы җиңү яулады. 

Алар арасында Лениногорск 3 нче спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шөгыльләнүче  Дарья Антипова да бар. Якташыбыз 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады.  Финалда ул инглиз боксчысы Мойо Табисо белән очрашты һәм киеренке көрәштә үзенең көндәшеннән көчлерәк булуын күрсәтте.

Ярыш судьялары аны бертавыштан җиңү дип игълан итте.

Лениногорск кызы Дарья Антипованың әлеге зур уңышы хакында Татарстан бокс федерациясенең генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев “Татар-информ” журналистлары белән әнгәмә вакытында болай дигән:

"Мин бу спортчыны күптән күзәтәм. Аның физик һәм техник әзерлек дәрәҗәсе бик яхшы, ә иң мөһиме — ул аерым  ыгы-зыгысыз һәм дулкынланусыз рингка чыга һәм үз эшен башкара. Мин трансляцияне карадым һәм башта ук Дарьяның җиңүче булачагын аңладым. Татарстан бокс тарихында беренче тапкыр, бездә бу яшьтәге Европа Беренчелеге җиңүчесе барлыкка килде. Дарьяны һәм аның тренерлары Артур Галиуллинны һәм Егор Жупиковны искиткеч җиңүләре белән котлыйм, халыкара дәрәҗәдә җиңүләр тагы да булыр дип өметләнәм”.

фото: Федерация бокса Республики Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев