Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычылары республика ярышларында катнашып кайтты

Җәлил поселогында Сарман муниципаль районы башлыгы призына чаңгы-роллер спорты һәм кросс буенча республика ярышлары узды.

Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк егет һәм кызлар катнашты. Лениногорскиның яшь спортчы — чаңгычылары лаеклы чыгыш ясап кайттылар. 

Серафим Зарубежнов, Артур Фәсхетдинов, Нияз Хамматов, Кристина Муравцева, Кәрим Сәхапов, Дамир Нуртдинов, Аделина Вафина яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

2011-2012 елгы егетләр арасында көмеш медальне Кәрим Галиев яуласа, 2007-2008 елгы кызлар арасында Дарья Уланова иң яхшылар рәтенә керде.

Марина Сафина, өлкән тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев