Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычылары Түбән Камадан уңышлар белән кайтты

Шушы араларда гына Лениногорскиның чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе командасы, чаңгычы-узышчылар кроссында булып кайтты.

Әлеге республика  күләмендә узган бәйге  Түбән  Кама шәһәрендә, “Нефтехимик” спортклубы призына  үткәрелде. Чаңгычы- узышчылар  5 һәм 2 километр арага йөгерүдә  көч сынаштылар. Бу узышлар җәйге сезонны төгәлләп үткәрелүче  бәйгеләрнең берсе булды.

Лениногорск спортчысы Иван Еремеев, 5 километрга  йөгерү дистанциясендә 2004- 2005 нче елгы үсмерләр арасында җиңүче булды,  ә  Валентин Ермолаев  бәйгенең иң яхшы биш спортчысы арасына  керде.

2008-2009 елда  туганнар  төркемендә, 2 километр дистанциядә көмеш медальне Антон Рыков яулады.  ә 11 яшьлек һәм аннан да кечерәк  малайлар арасында Кәрим Галиев  финишка дүртенче булып килде,  призлы  урын алу өчен аңа чак кына җитмәде. Лениногорскидан  барлык чаңгычы-узышчылары да ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.  Аларга алдагы сезонда уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев