Лениногорск егетләре II дәрәҗә призерлары
Казан шәһәренең «Иннополис Университеты«нда XXV тапкыр информатика һәм программалаштыру буенча Бөтенроссия команда олимпиадасының республика этабы үткәрелде.
Анда Казан шәһәре һәм республика районнарыннан 64 команда катнашты. Олимпиада биш сәгать дәвам итте.
Шул вакыт эчендә катнашучылар 13 мәсьәләне чишәргә тиеш иде.
Лениногорскиның «Эвелант» командасы югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтте һәм 2 нче дәрәҗә призер булды.
Лениногорск районы Имәш авылы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илнур Габидуллинны, шәһәрнең 7 нче мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Максим Снурницинны, шул ук мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Арсений Никишинны олимпиаданы уңышлы эшләүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә укуларында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев