Лениногорск «Форпост» командасы республика спартакиадасында призлы урын яулады
Зәй шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасының республика спартакиадасы узды.
Анда 8 муниципаль район катнашты. «Лениногорск Форпосты» командасы гомумкоманда зачетында 2нче урынны алды.
Барлык егет-кызлар да яхшы әзерлек һәм нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, 100 метрга йөгерү һәм озынлыкка сикерү, герне тарту шәхси зачетта 1нче урынны Дмитрий Михайлов яулады.
Калган катнашучылардан, мәсәлән, шәхси зачетта Илнар Динекаев гер тартуда — 1нче, «АК-74» автоматын сүтеп-җыюда 2нче урын алды.
Винтовкадан ату ярышында 3нче, «АК-74» автоматын сүтеп-җыюда 2нче урын Әмир Бекчановта.
Кызлар арасында 100 метрга йөгерү 2 урын, винтовкадан атуда — 3нче, озынлыкка сикерүдә — 2нче урыннар Виктория Мальковскаяга бирелде.
Чыганак: Ярмарка Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев