Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре бөтенроссия бәйгесендә алтын һәм бронза яуладылар

Яр Чаллыда Александр Александрович Улеев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары булып үтте.

СССРның спорт мастеры Александар Улеев көрәшче генә түгел, үзе дә спортның бу төрендә спорт мастерлары тәрбияләгән, Чаллыда шушы спортка нигез салган  кеше.

Ярышларга илнең 25 төбәгеннән  250 спортчы җыелды. Лениногорск грек-рим көрәшчеләре бәйгедән зур уңышлар белән кайттылар. Ике көрәшчебез –  Артём Власов һәм Камил Вәлиәхмәтов җиңү яулап, алтын медальләргә ия булдылар. Артём 62 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәшеп җиңүгә иреште, ул Лениногорскиның 8 нче  мәктәбендә укый. Ә Камил 68 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында бил алышты, ул – 11нче гимназия укучысы.

Алтыннарга өстәп, безнең көрәшчеләр бронза медальләр алуга да ирештеләр. Аларның берсен 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәшкән Николай Лобанов яулады, ул 6 нчы мәктәптә укый. Тагын бер бронзаны 44 килограммга кадәрле көрәшчеләр арасында бил алышкан Павел Антонов алды. Павел 13 нче мәктәптә укый. 

Бронзаның өченчесенә 5 нче мәктәп укучысы Радмир Мортазин лаек булды. Радмир 35 килограммга кадәр авырлыктагы грек-рим көрәшчеләре арасында көч сынашты.

Бөтенроссия бәйгесендә якташыбыз Артём Власовны өстәмә билгеләп үттеләр. Ул иң яхшы көрәш техникасы күрсәткән өчен бүләккә дә лаек булды.

Яшь көрәшчеләрнең остазлары, югары категорияле тренерлар – Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров.

 

фото: 3нче спорт мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев