Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре призлы урыннар яулады

Октябрьский шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Республика ачык команда турниры узды.

Ярышларда Саратов, Тольятти, Бөгелмә, Әлмәт, Уфа, Октябрьский, Белорецк, Бәләбәй, Туймазы һәм Лениногорск шәһәрләреннән 12 җыелма команда катнашты.

Лениногорск шәһәренең җыелма командасы 11 кешедән торган составта чыгыш ясады, команда исәбенә 3 нче спорт мәктәбенең яшь грек-рим көрәше осталары Радмир Мортазин, Даниил Солтанов, Ринат Хәбибуллин, Павел Антонов, Егор Иванов, Александр Хаков, Илмир Мәрданшин, Артем Власов, Камил Вәлиәхмәтов, Станислав Никифоров һәм Макар Зубаровский кергән иде. 

Лениногорскилылар турнирда өченче урынга лаек булдылар. Команда тәҗрибәле тренерлар Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Ярышлар Россиянең спорт мастеры Булат Зыязетдинов истәлегенә оештырылды.

Белешмә
Россиянең спорт мастеры, «Спарта» футбол командасы лидеры Булат Зыязетдинов 1990 нчы елда Уфа шәһәрендә туган, бала чагыннан спорт белән җитди шөгыльләнгән. Үз шәһәрендә нефть университетын тәмамлап, Октябрьскийда эшләгән. 2021 нче елның 10 нчы октябрендә фаҗигале төстә һәлак булган. Башкортстанда һәр елны аның истәлегенә футбол һәм грек-рим көрәше турнирлары уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев