Лениногорск грек-рим көрәшчеләре төбәкара ярышларда алтын- көмеш медальләр яулады
Зәй шәһәрендә Илмир Баһаутдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир булып үтте.
Бу дәрәҗәле ярышларга Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән, шул исәптән Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Яшел Үзән һәм Можгадан 200дән артык көрәшче җыелды. Ярышлар киеренке көрәш һәм дустанә спорт атмосферасында узды. Спортчыларның һәркайсы югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Лениногорскиның 3 нче мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең уңышларын аерым билгеләп үтәргә кирәк, безнең спортчыларда җиңү дә, призлы урын да бар.
Якташыбыз Павел Антонов 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Аның командадашы Ринат Хәбибуллинның да нәтиҗәләре бик яхшы, ул шул ук үлчәү категориясендә көмеш медаль яулады. Тагын бер көрәшчебез Михаил Ершов бишенче нәтиҗәне күрсәтте.
Спортчылар тәҗрибәле остазлар — Владимир Майоров һәм Ринат Заятдинов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Бу уңышлар спортчыларның үзләренең дә, тренерларының да тырыш хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге нәтиҗәсе булып тора.
Ярышлар катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яшь көрәшчеләрнең осталык дәрәҗәсен күтәрү өчен мөһим мәйданчык булды. Мондый масштабтагы турнирлар төбәкнең спорт культурасын үстерүдә һәм яшьләр арасында грек-рим көрәшен популярлаштыруда мөһим роль уйный
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев