Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре медальләрнең көмешен дә, бронзасын да алды

Лениногорск “Юбилейный” йөзү бассейнында тәрбияләнүче балалар төркеме республика бәйгесендә көч сынашып, көмеш – бронза алып кайтты.

Татарстан күләмендә үткәрелгән ярышлар өч көн дәвам итте. Алар Минзәлә шәһәренең “Юбилейный” бассейнында барды.

Бәйгедә бөтен республикадан җыелган 645 яшь йөзү остасы катнашты. Лениногорскиның 15 спортчыдан торган командасы, ярышларда үз шәһәребезне лаеклы тәкъдим итте.

100 метрга брасс белән йөзүдә көмеш медальгә безнең Елизавета Шуманева леак булды, 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә бронза медальне Анастасия Артемьева яулады, ә 100 метр арага аркада  йөзеп узышуларда  дүртенче урынга Иван Терентьев чыкты.

 Үз яшь төркемнәрендә иң оста йөзүчеләр унлыгына кергән йөзүчеләребез дә бар, алар София Шәйхетдинова, Анастасия Кожевникова һәм Ника Котикова.

 

фотолар: йөзү бассейныннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев