Лениногорск йөзүчеләре егермегә якын медаль иясе булды (+фотолар)
Әлмәт һәм Нурлат шәһәрендә йөзү буенча ярышлар узды. Лениногорск командасын «Юбилейный» бассейнында шөгыльләнүче 22 йөзүче тәкъдим итте.
Дарья Назарова, Захар Николаев, Кәрим Сәгъдиев, Азат Юнысов, Даниил Земляков, Максим Ребров ярышларның җиңүчеләре булдылар.
Әлеге спортчылар арасында ярышларның башка дистанцияләрендә көмеш һәм бронза алучылар да бар.
Көмеш медальләргә Камил Галимов, Әмир Саримов, Илнар Галиев аек булды. Бронзаны Павел Терентьев, Әмир Саримов, Артур Шәйхетдинов, Роберт Шәмсуллин, Азат Юнысов, Максим Ребров яулады.
Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт комплексында ТР Рәисе Кубогына йөзү буенча республика ярышлары узды.
Анда Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан 300гә якын спортчы катнашты.
Безнең команданы «Юбилейный» йөзү бассейнының 11 спортчысы тәкъдим итте.
Бу бәйгедә дә якташларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Әлегә кадәр дә күп бәйгеләрдә җиңү һәм призлы урыннар яулаган Анастасия Кожевникова бу ярышларда да сынатмады. Ул 200 метрга комплекслы йөзү дистанциясендә икенче урынны яулады һәм 100 метрга баттерфляй дистанциясендә җиңүче булды.
100 метрлы дистанциягә аркада йөзү буенча бронза призерлры да — Лениногорск спортчылары. Алар Иван Терентьев, Раил Сафин һәм Софья Шәйхетдинова. Раил 100 метрлы баттерфляй дистанциясендә өченче нәтиҗәне күрсәтте. София 100 метрга брасс дистанциясендә бронза яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев