Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре лаеклы урыннар яулап кайтты

Бөгелмә шәһәрендә Россиянең Атказанган спорт мастеры, Токиода 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья чемпионы, Европа чемпионатлары чемпионы һәм призеры, Россия чемпионы Александр Красных призларына Ачык Беренчелек узды.

Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» йөзү бассейны тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

2012-13 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә Анастасия Кожевникова беренче урынны яуласа, икенче урында София Шәйхетдинова, өченчедә Аделина Шигапова җиңүче булды.


2010-11 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә беренче урынны Анастасия Артемьева, икенче урынны Елизавета Шуманева алды.

2012-13 елгы егетләр арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә беренче урынны Кәрим Сәгъдиев, икенче урынны Артур Шәйхетдинов яулады. 


2010-11 елгы егетләр арасында ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә Илнар Галиев икенче урын, Артур Петров өченче урын алды.
Егетләрне һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Константин Капитонов, өлкән тренер.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X