Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре лаеклы урыннар яулап кайтты

Казан шәһәренең «Акчарлак» бассейнында Республикасы Беренчелеге булып узды.

Әлеге ярыш, шулай ук «Россия яшьләре» Бөтенроссия ярышларына сайлап алу булды. Анда республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан 500 гә якын яшь спортчы катнашты.

Лениногорскиның «Юбилейный» бассейнына йөрүче егет-кызларыбыз — Анастасия Кожевникова, София Шәйхетдинова, Ника Котикова, Суфия Насыйбуллина, Аделина Шиһапова, Елизавета Шуманева, Рәсүл Шаһвәлиев, Артур Петров һәм Кәрим Сәгъдиев намуслы чыгыш ясап, лаеклы урыннар яулады. 

Мәсәлән, 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә икенче урынны Анастасия Кожевникова, 50 метрга брасс белән йөзүдә өченче урынны София Шәйхетдинова алган.

Константин Капитонов, өлкән тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев