Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре медальләр алып кайтты (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче бер төркем малайлар һәм кызлар аркада йөзү стилендә катнашып медальләр алып кайтты.

Әлмәт шәһәренең «Дельфин» бассейнында «аркада йөзүчеләр көне» булды. Йөзүнең бу стиле буенча республика ярышларында Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Чаллы, Лениногорск һәм Мөслим шәһәрләреннән яшь йөзүчеләр катнашты. 

Лениногорскины «Юбилейный» бассейнына йөрүче, анда шөгыльләнүче 19 бала тәкъдим итте. Аларның күбесе ярышлардан медальләр яулап кайтты. Үзләренең яшь категорияләрендә бронза медальләргә Ника Котикова, Софья Шәйхетдинова, Захар Николаев һәм Иван Терентьев лаек булды. 

Икенче урыннарны Анастасия Артемьева, Иван Терентьев, Елизавета Шуманева алды.

Җиңүчеләр булып Анастасия Кожевникова, Лиана Шәйхетдинова һәм Аделина Шигапова танылды.

Фото һәм мәгълүмат Владимир Шуваткин җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев