Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре республика ярышларыннан ике алтын алып кайттылар

Шушы көннәрдә генә алар тагын бер бәйгедә катнашып, ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза яуладылар.

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейны йөзүчеләре, 5 нче апрельдә узачак бассейн Кубогына традицион ярышларга зур уңышлар белән бара.

Моннан берничә көн элек Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча республика ярышлары узды. Бу бәйгедә Татарстанның 600дән артык, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулаган һәм призлы урыннар алып килгән иң көчле яшь йөзүчесе катнашты. 

Лениногорск командасын «Юбилейный”  бассейнында тәрбияләнүче 14 бала лаеклы тәкъдим итте. Аларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, күбесе тиешле спорт разряды нормаларын үтәде яки раслады.

Лениногорск йөзүчесе Софья Шәйхетдинова 100 метрга брасс белән йөзүдә ярышларның чемпионы исемен яулап алды. Шул ук дистанциядә тагын бер якташыбыз- Диана Петрова көмеш медальгә хуҗа булды.


Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә үзенең уңышлы чыгышлары белән сөендереп килүче Анастасия Кожевникова, бу юлы да сынатмады. Ул  100 метрга комплекслы йөзүдә бронза яуласа, шул ук арага баттерфляй стиле белән йөзеп узышуларда чемпион булды.

Алда яшь йөзүчеләрне «Юбилейный» бассейны Кубогы көтә. Бу җитезлек һәм осталыкка көч сынашуларда Татарстан һәм Башкортстаннан иң көчле спортчылары чыгыш ясаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев