Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре - Татарстанның иң оста ун спортчысы арасында

Башкалабыз Казанда су төрләре спорт сараенда республика ярышлары булып үтте.

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүчеләр төркеме бу ярышларда шәһәребез данын яклап, лаеклы чыгыш ясадылар.

Йөзү узышларында республиканың 400гә якын спортчысы катнашты, халыкара спорт мастерлары, Россиянең спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар – осталарның-осталары үзара көч сынашты.

“Юбилейный” бассейныннан бәйгедә Иван Терентьев, Раил Сафин һәм Елизавета Шуманёва чыгыш ясады. Безнең йөзүчеләр республиканың иң осталар унлыгына үтеп керде.

 

фото: «Юбилейный» йөзү бассейныннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев