Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре алтын һәм бронза медальләре яулап кайтты

Лениногорск «FC KATANA«клубының ике көрәшчесе 19-21 нче апрель көннәрендә узачак Россия Беренчелегенә сайлап алынды.

Кекусинкай каратэ көрәше буенча Федераль округ ярышлары Казаннның «Олимпиец» спорт комплексында үтте. Бу көч сынашуларга бөтен Татарстаннан һәм Идел буе федераль округыннан 300 дән дә артыграк спортчы җыелган иде. 

Турнирда Лениногорск көрәшчеләре дә катнашты. "FC KATANA«клубында, аның җитәкчесе һәм тренеры Фуркат Джумабаев белән шөгыльләнүче Әскәр Ризатдинов һәм Сөмбел Аризматова ярышларны зур казанышлар белән төгәлләделәр. Әскәр Ризатдинов көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, федераль округ бәйгесенең алтын призына ия булды. 

«FC KATANA» клубында каратэ көрәше белән кыз балалар да бик тырышып шөгыльләнә. Аларның берсе — Сөмбел Аризматова. Регионара, республика буенча узган бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган спортчылар арасында аның исеме еш ишетелә. Бу турнирда да Сөмбел сынатмады, федераль округ ярышларының бронзасын яулап алды.

Татарстан җыелма командасы гомуми команда ярышларында 1 нче урынга чыкты. Әлеге уңышта Лениногорск спортчыларының да зур өлеше бар. Турнирда алар республика җыелма командасы исәбендә чыгыш ясадылар.

Алда көрәшчеләрне Санкт-Петербургта узачак Россия Беренчелеге көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев