Баулы шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
Көрәштә Казан, Яр Чаллы, Зәй, Чистай, Әлмәт, Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Уральск (Казахстан) һәм Лениногорск шәһәрләреннән 130дан артык көрәшче катнашты.
Нәтиҗәдә,үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр - Лениногорск егетләре - Станислав Никифоров белән Камил Вәлиәхмәтов. Алар икесе дә 1 нче урынга лаек булды.

Шулай ук, лениногорскилы Динар Сафиуллин 3 нче урынны яулады.
Егетләрне котлыйбыз, киләчәктә дә ярышларда уңышлар телибез.
Нет комментариев