Мәскәү шәһәрендә Кекусинкай каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Анда Россиянең 25 төбәгеннән 600гә якын спортчы җыелган иде.
Лениногорскиның «FC KATANA» командасы ике көмеш һәм бер алтын медаль алды. Беренче урында — Радмир Жаков, икенче урында — Нарек Симонян белән Данила Шкарин.
Көрәшчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм спортта яңа уңышлар телибез.
Фото һәм мәгълүмат Ярмарка Лениногорск төркеменнән
Нет комментариев